В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Хәзер этләр өчен «балалар бакчасы»нда 104 бәләкәч асрала.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче октябрь, Диана Жиленкова). Казанның «Зооцентр» приютыннан 100 дән артык көчек ярты ел эчендә яңа йортлы булган. Иң кечкенә дүрт аяклыларны тоту өчен приютны төзекләндерү вакытында җылытыла торган корпус төзелгән, анда бүген 104 эт баласы яши. Алар турында волонтерларның ничек кайгыртуы һәм шәһәрлеләрнең ничек яңа дуслар таба алуы турында KZN.RU порталына «Щенячий патруль» дип аталган этләр өчен «балалар бакчасы» җитәкчесе Светлана Ким сөйләде.
Көчекләрне «Зооцентр»га тоту хезмәте белгечләре алып килә. Көчекләр ешрак Казанда табыла, тик «балалар бакчасы»нда республиканың Арча, Лаеш һәм башка районнарыннан да хайваннар яши. Монда алар социальләшәләр һәм үз хуҗаларын табалар. «Хәзерге вакытта бездә 104 көчек һәм үз балалары белән бергә 4 эт яши. Моннан тыш, бездә көчекләре таратылып беткән эт яшәвен дәвам итә», – дип билгеләп үтте Светлана Ким.
Приюттагы өч көнлек көчекләр иң кечкенә яшьтәге йорт хайваннары булган, хәзер үскәннәр – аларга инде ике атна. «Балалар бакчасы»ның иң өлкән вәкилләренә – 4,5 ай. Аларны көн саен бер даими хезмәткәр тәрбияли, аңа атна дәвамында 5-7 волонтер ярдәм итә.
Яшь аермасы аркасында көчекләрнең туклануы аерылып тора. Әниләре белән яшәгән эт балалары сөт ашыйлар. Шулай ук иң кечкенә дүрт аяклыларга боткалар ашаталар. Олы көчекләргә коры ризык тәкъдим ителә, кайвакыт аны желе белән кушып болгаталар, сирәк кенә вак клиндер һәм сохарый белән сыйланалар. Бу мәсьәләдә «Щенячий патруль»гә коры азык белән «Помоги дворняге» хәйрия фонды һәм «Зооцентр» ярдәм итә, дип билгеләп үтте Светлана Ким.
Йокы һәм ашаудан тыш, көчекләрнең көн тәртибенә тренировкалар да керә. Әйтик, нәниләрне, вольерларны чистарту вакыты җиткәч, мөстәкыйль рәвештә читлекләргә керергә өйрәткәннәр инде. «Без көчекләрне читлеккә бер-бер артлы чылбыр буйлап керергә өйрәтәбез, аларны бөтен вольер буенча тотарга туры килмәсен өчен», - дип сөйләде Светлана Ким һәм «балалар бакчасы»нда җыештыру көнгә берничә тапкыр үткәрелә, дип өстәде.
Хәзерге вакытта көчекләр яши торган корпус тулы, шуңа күрә «балалар бакчасы»нда яңа дүрт аяклыларны хәзергеләре өчен хуҗалар табылганнан соң гына кабул итә алачаклар. Апрель аеннан 100 дән артык көчек үз йортын тапкан, алар арасында нәселле сабыйлар да булган. «Күптән түгел без тулы бер такса гаиләсен урнаштырдык, аларны бик тиз алып бетерделәр. Бу көчекләрне сыендырган кешеләр безгә азык белән һәм вольерларны җыештыруда ярдәм итәләр», - дип билгеләде С.Ким.
Яңа гаиләгә күчәр алдыннан көчекләргә ике айдан рөхсәт ителә торган «Мультикан-4» препараты белән прививка ясыйлар. «Прививкалар 21 көн аерма белән ике тапкыр ясала. Аннан соң без көчекләрне урнаштырабыз», - дип аңлатты «Щенячий патруль» җитәкчесе.
Аның сүзләренчә, көчекләрне алган һәркем волонтерлар белән элемтәдә кала. «Көчекне тәрбияләү өчен вакыт кирәк», – дип кисәтә Светлана Ким. - Күпләр шунда ук үзләренә тәрбияле хайван телиләр, ләкин алай булмый. Һәрбер көчек үз хуҗасына, прогулка режимына, яңа туклануга көйләнә. Без булачак барлык эт хуҗалары белән әңгәмә корабыз, көчекләрне кабат урамга чыгарып ташламауларын сорыйбыз, аларны тәрбия кыла алмаган очракта, сабыйларны кире алачакбыз дип аңлатабыз. Без бу көчекләрне бер тапкыр коткардык, кабат урамда калуларын теләмибез».
«Балалар бакчасы»ндагы көчекләрне шәһәр паркларында һәм скверларда үткәрелә торган «Лапа дружбы» акциясе вакытында күрергә мөмкин. «Акциядә без йорт хайваннарыбыз белән уеннар, чаралар үткәрәбез. Бик күп кеше килә, шул исәптән балалар белән. Шәһәрлеләр көчекләрне акция вакытында ала яки безгә чарадан соң килә», - дип сөйләде Светлана Ким.
«Зооцентр»да дүрт аяклы дусны теләсә кем таба ала. Новосельская ур., 2 корпус адресы буенча урнашкан этләр өчен «балалар бакчасы» халык өчен эш көннәрендә 9:00-15:00 сәгатьләрдә һәм ял көннәрендә 9:00-13:00 сәгатьләрдә ачык. Монда ук приютка кирәкле уенчыклар, металл мискиләр, картон, чүпрәк-чапрак, савыт-саба һәм идән юу чаралары кабул ителә. Тулырак мәгълүматны +7(919)620-95-88 телефоны буенча ачыкларга була.
Киләчәктә, «Щенячий патруль» җитәкчесе сүзләренчә, приюттагы көчекләр турында тулырак мәгълүмат белән (яше һәм тасвирламасын табарга, шулай ук аларның фотосурәтләрен күрергә мөмкин булган) сайт булдыру планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, этләр өчен «балалар бакчасы» узган ел ахырында үз ишекләрен ачты. 160 кв. м мәйданлы җылы һәм уңайлы корпус 30 сабыйны кабул итте. «Зооцентр»ны реконструкцияләү кысаларында карантин блогы да барлыкка килде, анда 10 көн дәвамында сукбай этләр тотыла, шулай ук дүрт аяклылар өчен йөрү мәйданчыгы бар.