«УРАМ» экстрим-паркында Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск һәм башка шәһәрләрдән балалар һәм яшүсмерләр җыелды
Фото: «УРАМ» экстрим-паркы
(Казан шәһәре KZN.RU, 5 нче декабрь). «УРАМ» экстрим-паркында балалар урам культуралары фестивалендә ике яшьтән 20 яшькә кадәрге 150 дән артык бала һәм яшүсмер катнашты. Җиңү өчен Казан һәм Татарстанның башка шәһәрләреннән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижевск, Пенза һәм Йошкар-Ола яшьләре көрәште.
Фестиваль программасына ВМХ, самокат һәм ролик спорты, скейтбординг, паркур, беговелогонка һәм бию батллары кебек юнәлешләр буенча ярышлар кертелгән. Җиңүчеләргә спорт инвентаре һәм башка бүләкләр тапшырылды.
Моннан тыш, оештыручылар интерактив мәйданчыклар, бушлай спорт һәм иҗади мастер-класслар әзерләгәннәр. Спикерлар арасында самокат спорты буенча Россия чемпионы (2022) Стас Басанский бар.
Фестиваль октябрь ахырында башланган «УРАМ» урам культураларын үстерү проекты кысаларында узды. Команда спорт мастер-класслары һәм белем бирү чаралары үткәрә, 500 дән артык кеше катнаша.
Проект «Алдынгылар хәрәкәте» ярдәме белән гамәлгә ашырыла. Фестиваль кунакларының берсе – ТР Рәисенең ярдәмчесе һәм берләшмәнең төбәк бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.