В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Ярышлар Юдино поселогының «Локомотив» стадионында узды
Фото: ТР Спорт министрлыгы матбугат хезмәте
57 нче Казан чаңгы марафоны Россиянең 37 төбәгеннән 650 спортчыны берләштерде. Ярышлар узган ялларда Юдино поселогының «Локомотив» стадионында узды.
Җиңү өчен профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә көрәште. Хатын-кызлар арасында 50 км дистанциядә алтынны Вологдадан Юлия Чекалева яулады. Икенче урынны – Диана Алексеева (Можга), өченче урынны Элина Альтапова (ТР җыелма командасы) алды.
Ир-атлар арасында Рауль Шакирҗанов иң яхшысы булды, ул Россия җыелма командасы составында исәпләнә. Көмешне – Пермь краеннан Руслан Аблязизов, бронзаны Можгадан Алексей Зубков алды, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгында.
Моннан тыш, республика башкаласында беренче «Крутой спуск» тау чаңгысы спорты фестивале узды. Чарада 200 гә якын спортчы катнашты. 100 метрлы трассалар Казан Кремле диварлары янында әзерләнгән иде.