Ярышлар «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә узды
Фото: оештыручылар
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы сентябрь). «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Ход Будущего» шахмат турнирының финалы узды. Ярышлар беренче тапкыр Шуртыгин бермандатлы сайлау округының сигез мәктәбе укучылары арасында оештырылды. 24 бала: һәр уку йортыннан өчәр катнашучы.
Сайлау турлары 4-11 нче сентябрь көннәрендә 5-11 нче сыйныф укучылары катнашында узды. Ярышларга 72 нче, 111 нче, 124 нче, 181 нче һәм башка мәктәпләр кушылды. Иң кече катнашучы 10 яшьлек Сальсабиль Гаянова булды.
Турнирның мактаулы кунаклары буларак берничә титуллы Казан гроссмейстеры катнашты. Алар арасында биш тапкыр Россия чемпионы, өч тапкыр ТР чемпионы һәм ир-атлар арасында биш тапкыр Казан чемпионы Рамил Хәсәнгатин һәм шахмат буенча спорт мастеры, өч тапкыр Россия чемпионы, Европа чемпионатында бронза медаль яулаган Юлия Машинская бар иде.
Судья булып Башкортостан чемпионы, Идел буе федераль округы һәм Татарстан беренчелеге призеры, Башкортостан кубогы һәм Казан чемпионаты призеры Гөлназ Мәхмүтова чыгыш ясады.
Мәйданда шулай ук Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов, Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе Алия Заһидуллина һәм Казан Совет районыт администрациясе башлыгы урынбасары Айсылу Хәмзина да булды.
Беренче урынны 121 нче лицей укучысы Роман Ишматов алды, икенче урынны – 72 нче мәктәп укучысы Али Кәримов. Лидерлар өчлеген 121 нче лицей укучысы Ярослав Ерин япты. Призерларга кубоклар һәм бүләкләр тапшырдылар. Барлык катнашучылар да дипломнар алды.
Ярышлар Казан шәһәр Думасы депутаты Радик Сәлимгәрәев инициативасы белән узды, дип хәбәр итте оештыручылар.