В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Билетсыз йөрүчеләрнең барысына да административ хокук бозу турында актлар төзелгән
Марат Мөгыйнов фотосы
1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр «2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесенең юл йөрү өчен түләүне контрольдә тоту хезмәте хезмәткәрләре рейдлар барышында билетсыз йөрүче 24 пассажирны ачыклаган.
Хокук бозучыларның барысына да административ хокук бозу турында актлар төзелгән. Түләүсез йөргән пассажирларга 2,5 мең сум штраф салына.
Аларга штрафлар, актлар административ комиссиядә каралганнан соң, «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша киләчәк.
Автобусларда билетсыз йөрүчеләрне ачыклау буенча тикшерү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә «2 нче номерлы пассажир автотранспорт предприятиесе» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.