10,9 меңнән артык бала дөньяга килгән
Фото: Денис Гордийко
«Статистика Россиядә, шул исәптән Казанда да милләтара никахларның искәрмә булудан туктавын күрсәтә. Хәзер «милләт» бүлеген никахны рәсмиләштергәндә документларда тутыру мәҗбүри түгел, әмма, практика күрсәткәнчә, Казанда никахларның якынча 30% ы – катнаш», – дип сөйләде Гражданлык хәле актларын башкаручы Елена Студеникина
Соңгы вакытта күбрәк гаиләләр якын (Азәрбайҗан, Таҗикстан, Үзбәкстан) һәм ерак чит илләрнең (Алжир, Сүрия, Мисыр, Гыйрак) вәкилләре белән төзелә.
Елена Студеникина хәбәр иткәнчә, алты айда Казанда 10,9 меңнән артык бала туган, шуларның 4,7 меңе – гаиләдәге беренче балалар. 5,7 мең малай һәм 5,2 мең кыз дөньяга килгән. 152 очракта – игезәкләр, ике очракта өч игезәк тууы теркәлгән. 632 бала гаиләдә дүртенче һәм аннан да күбрәк бала булган.
Традиция буенча Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә шәһәрлеләргә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшыралар. Быел аны 11 пар алган, аларның фотолары шәһәрнең барлык районнарында билбордларда урнаштырылган.