В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
«Ачык Казан» хезмәтенә мөрәҗәгать итүләр саны узган ел белән чагыштырганда 575 гаризага кимегән.
Фото: Марат Мугинов
31-нче декабрьдән 10-нчы гыйнварга кадәр Казанның коммуналь инфраструктурасы объектларында 44 сүндерү очрагы булган, ә гадәти вакытта уртача бер атнага 80 сүндерү очрагы туры килгән. Аларның барысы да кыска вакытлы локаль характер йөрткән һәм биш сәгатьтән артмаган. Коммуналь хезмәтләрне өзү белән бәйле план эшләре Яңа ел каникуллары вакытында үткәрелмәде, дип хәбәр итте И.Гыйниятуллин.
«Ачык Казан» хезмәтенә бәйрәм көннәрендә шәһәр халкыннан 5709 гариза килде, аларның күбесе ишегалларын җыештыруга кагылды. Мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек кимеде - узган ел шушы ук чорда 6284 гариза килгән иде, дип билгеләп үтте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Каты коммуналь калдыкларны чыгару эше көчәйтелгән режимда алып барылды: барлыгы 112 мең кубометр чүп-чар чыгарылды. Узган елда коммунальчеләр бу чорда 105 мең кубометр чүп чыгарган.
«Йорт яны территорияләрен һәм квартал эчендәге юлларны җыештыруга көн саен 2 мең җыештыручы һәм 135 берәмлеккә кадәр махсус техника җәлеп ителде, - диде И.Гыйниятуллин. - Тулаем алганда, шәһәр торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәтләре бәйрәм көннәрендә оешкан төстә, тоткарлыкларсыз эшләде, әмма кичәге кар явудан соң ишегалларын җыештырырга һәм, куркынычсызлык чараларын үтәп, өй түбәләрендәге кар бүрекләрен юкка чыгарырга кирәк».
Шулай ук коммунальчеләргә бу атнада суыкларга әзерләнергә кирәк, дип билгеләп үтте И.Гыйниятуллин. Аерым алганда, тикшерү уздырырга, кирәк булганда пыяла белән тышлауны башкарырга, йортларның һәм учреждениеләрнең керү ишекләрен җылытырга, җылыту системаларын ремонтлау очрагында кирәкле материалларның һәм авария запасының булуын барларга кирәк.
Казан Мэры Илсур Метшин әзерлек эшләрен вакытыннан алда уздырырга чакырды. «Суыту - ул һәрвакыт сынау, шуңа күрә барлык авария һәм кизү хезмәтләр, коммуналь хезмәтләр, төзекләндерү предприятиеләре моңа аерым игътибар бирергә тиеш», - дип ассызыклады шәһәр башлыгы.