В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң күп кар Несмелов урамындагы станциягә тапшырылган
Марат Мөгыйнов фотосы
1 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр Казанның кар эретү пунктларына 144 285 тонна кар китертелгән. Әлеге күрсәткеч узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч тапкырга диярлек күбрәк. Узган ел бу аралыкта пунктларга 34 470 тонна кар тапшырылган булган.
Иң күп кар Несмелов урамындагы станциягә юлланган. Бәйрәм көннәрендә ул ун көн эчендә 11 480 тоннага исәпләнгән егәрлек буенча 19 660 тонна кар кабул иткән. 6 гыйнвар көнне генә бирегә 3 170 тонна кар китерелгән, дип хәбәр итә «Водоканал» муниципаль унитар предприятиесе матбугат хезмәте.
Рекордлы күләмнәргә карамастан, кар эретү пунктларының барысы да штат режимында, ял һәм бәйрәм көннәрсез, тәнәфескә тукталмыйча тәүлек буе эшли.
Кар эретү пунктлары хезмәте башлыгы Леонид Рудый сүзләренә караганда, 10 декабрьдә актив эш сезоны башланган. Шул вакыттан бирле шәһәрнең кар эретү пунктларында 250 755 тоннадан артык кар эшкәртелгән. Цифрлаштыру чарасы эшне сизелерлек тизләтергә ярдәм иткән: 2025 елдан башлап кар эретү пунктларының барысы да техниканы исәпкә алуны һәм аларны пунктларга кертүне тулысынча автоматлаштырып, кәгазь талоннардан баш тарткан.
Хәзерге вакытта Казанда 14 камера белән җиһазландырылган 8 кар эретү станциясе эшли. Алар тәүлегенә 8 мең тонна кар кабул итәргә әзер итеп эшләнгән. Чынлыкта исә һәр камера көненә 1 200 тоннадан артык кар эшкәртә.