Төнлә Казан урамнарыннан 4,6 мең тонна кар чыгарганнар
Бүген юлларны җыештыруга 610 эшче һәм 392 берәмлек техника чыгачак
Узган тәүлектә Татарстан башкаласында 5 мм яңгыр яуган. Көндез юлларны җыештыруда 396 берәмлек техника һәм 547 юл эшчесе катнашкан. Урамнардан 2,8 мең тонна кар чыгарылган, 358 тонна бозлавыкка каршы материал тотылган.
Шәһәр хезмәтләре төн буе эшләде – Казанда 367 берәмлек махсус техника һәм 69 юл эшчесе юлларны кардан чистартты. Шул ук вакыт эчендә 4,6 мең тонна кар чыгарылган, 439 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган.
Тышкы төзекләндерү комитетында хәбәр итүләренчә, бүген фаразлар буенча 3 мм явым-төшем булачак. Урамнарны кардан чистартуга 610 юл эшчесе һәм 392 берәмлек техника чыгачак.
Кышкы сезон башыннан шәһәр хезмәтләре 41,4 мең тонна кар чыгарган, 10,5 мең тонна бозлавыкка каршы материал тоткан.

Белгечләр казанлыларга юл буенда тукталган автомобильләрнең төнлә техниканың сыйфатлы эшләвенә комачаулавын искәртә. Шәһәр кешеләрен кар яуган вакытта моңа аеруча игътибар итәргә сорыйлар.

Ишегалларын җыештыруга кагылышлы кисәтүләрне ТР башкаласында яшәүчеләр «Открытая Казань» («Ачык Казан») системасына яисә +7(843)236-41-23 телефоны буенча җибәрергә мөмкин. Проблемалы участоклар турында шулай ук чат-ботта яки кайнар линия номерлары буенча хәбәр итәргә була.

2024-12-17T10:33:30+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.