Бүген көндез шәһәр урамнарын кардан җыештыру эшенә 225 берәмлек техника җәлеп ителгән.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 8 нче декабрь). 7 нче декабрьдән 8 нче декабрьгә каршы төндә Казан урамнарын кардан җыештыруда 52 юл эшчесе һәм 177 берәмлек техника җәлеп ителгән, шуларның 64 е катнаш юл машинасы һәм 37 се трактор щеткасы.
Төнлә юлларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртүдә 11 тонна реагент һәм 49 тонна ком-тоз катнашмасы кулланылган. Барлыгы 1120 тонна кар чыгарылган.
Тәүлегенә, 7 нче декабрьдән 8 енә кадәр, 2170 тонна кар чыгарылган, 18 тонна реагент һәм 350 тонна ком-тоз катнашмасы тотылган.
Бүген көндез шәһәр юлларын җыештыруда 579 юл эшчесе һәм 225 берәмлек техника җәлеп ителгән, дип хәбәр итә Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты.