Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 18 нче сентябрь, Диана Жиленкова). Ел башыннан Казанның административ комиссияләре җәмәгать судьяларына билгеләнгән срокларда штраф түләмәгән өчен 293 беркетмә җибәргән. 97 очракта аларның суммасы 1,3 млн сумга кадәр икеләтә арттырылган. Ике бозучыга 20 сәгатькә мәҗбүри эш, тугызына 24 көнгә административ кулга алу билгеләнгән. Бу хакта эшлекле дүшәмбедә административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсе башлыгы Наил Биктаһиров хәбәр итте.
Комиссия карарларын мәҗбүри үтәү турында сөйләгәндә, ул шәһәрнең УФМС белән мәгълүмат алмашу өчен яңа мәгълүмати модуль сатып алачагын аңлатты. Җиһазлар инде сыналган, аны куллану суд приставлары хезмәте тарафыннан штрафларны түләтү процентын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Наил Биктаһиров 81 эшнең төзекләндерү өлкәсендәге таләпләрне бозуны вакытында бетермәгән затларга карата кузгатылуын ассызыклады. Яртысы – судка кадәрге дәгъвалардан соң, 13 е судка дәгъва гаризалары җибәргәннән соң юкка чыгарыла.
Еш кына претензия эше рекламаны законсыз урнаштыру, тротуарларны һәм юлны үз белдегең белән ябу, фасадны вакытында ремонтламау һәм мәгълүмати-басма продукциядән чистарту белән бәйле бозулар аркасында алып барыла.