В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 26-нчы июльдән 1-нче августка кадәр табиблар 7,8 меңнән артык чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 2-нче август). Узган атнада, 26-нчы июльдән 1-нче августка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7836 чакыру үтәгән, шул исәптән 1281 – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар, 6994, төрле авырулар сәбәпле булды. Шулардан 171 урынга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары сәбәп булды, ә 32 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 87 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 755 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 43 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 43 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 14 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 15 чакыруны янгын урынына үтәде, аларда 4 кеше зыян күрде, бер кеше һәлак булды, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.