27-нче июльдән 2-нче августка кадәр табиблар 6749 чакыру үтәгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 3-нче август). Узган атнада, 27-нче июльдән 2-нче августка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6749 чакыру үтәгән, шул исәптән 1152 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Чакыруларның күпчелегенә, 5920, төрле авырулар сәбәп булган. Алардан 148 чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 38 чакыруга кискен миокард инфаркты сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 93 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 736 тапкыр чакыртканнар, шуларның 48 шалтыратуы юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 51 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 32 зыян күрүчене китергәннәр, бер кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 16 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүче булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.