Тикшерү 136 контроль ноктада узды.
Фото: Марат Мугинов
Профилактик рейдлар 136 контроль ноктасында узды, барлыгы 4248 җәмәгать транспорты тикшерелде, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Тикшерүне Казан Транспорт комитеты хезмәткәрләре, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизор хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре уздырды.