В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Профилактик рейдлар барышында күчмә составның 3,2 меңнән артык берәмлеге тикшерелде.
Фото: kazantransport.ru
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Казанның җәмәгать транспортында 25-нче гыйнвардан 1-нче февральгә кадәр 2 меңнән артык битлек режимын бозучыны ачыклаганнар. Профилактик рейдлар 82 контроль ноктада узды.
Барлыгы 3256 җәмәгать транспорты тикшерелгән. Кисәтүләрдән соң барлык 2136 шәхси саклану чараларыннан башка пассажирлар битлек киде.
Тикшерүне Казан Башкарма комитетының Транспорт комитеты, «Пассажирлар ташуны оештыручы» муниципаль казна учреждениесе контроль-ревизорлык хезмәте, транспорт предприятиеләренең контроль-ревизорлык хезмәтләре хезмәткәрләре үткәрде, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең транспорт сайтында.