В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Барлыгы 2 меңгә якын җәмәгать транспорты тикшерелде.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче гыйнвар). 18-нче гыйнвардан 25-нче гыйнварга кадәр 1,5 меңнән артык битлек режимын бозучыны Казанның җәмәгать транспортында ачыклаганнар. Профилактик рейдлар кичә автобусларда, трамвайларда, троллейбусларда һәм метро станцияләрендә узды.
Барлыгы 1957 күчмә состав тикшерелде, рейдлар 81 контроль ноктада узды.
Тикшерү барышында шәхси саклану чараларыннан башка 1549 пассажир ачыкланган. 1535 пассажир кисәтүдән соң битлек киделәр, шәхси саклану чаралары булмау сәбәпле, 14 пассажир җәмәгать транспортыннан китте. Хокук бозучылар саны сизелерлек кими, бер ай элек, 18-25-нче декабрь көннәрендә, җәмәгать транспортында 2830 пассажир ачыкланган.
Профилактик рейдлар дәвам итәчәк, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.