В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Атаөаналар балаларына Лев, Инара, Чулпан, Демьян, Мәлик, Василина исемнәре кушкан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче февраль). Узган атнада Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 393 бала (211 малай һәм 182 кыз) тууы теркәлгән.
Казанның иң яшь анасына 17 яшь булса, иң өлкәненә – 44. Иң яшь әтигә 18 яшь булса, иң өлкәненә – 53. Туган вакытта минималь һәм максималь бала авырлыгы күрсәткечләре – 970 һәм 4400 грамм.
Атна дәвамында иң еш кушылган исемнәр: Әмир, Никита, Тимур, София, Алина.
Сирәк кушылган исемнәр: Лев, Инара, Чулпан, Демьян, Мәлик, Василина.
Шушы ук чорда Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 160 пар никахларын рәсмиләштергән. Иң яшь кияү белән кәләшкә – 18 яшь булса, иң өлкәннәренә – 75 һәм 70 яшь, дип хәбәр итә Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсе.