В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Татарстан башкаласында өлкәннәр арасында эпидемия бусагасы 12,4% арткан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Узган атнада Казанда кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авыруның 8219 очрагы теркәлгән. Авырулар санының дәрәҗәсе эпидемия бусагасыннан югары, җыелма халык арасында өлкән халык исәбенә 12,4% арткан. Балалар арасында авыручылар саны эпидемия бусагасыннан түбәнрәк.
Тулаем алганда, республика буенча кискен респиратор-вирус инфекциясе белән авыруларның 17841 очрагы теркәлгән, 10 мең кешегә күрсәткеч 47,9 тәшкил иткән, барлык яшь төркемнәре буенча эпидемия бусагасы дәрәҗәсендә авыручылар саны эпидемия бусагасы дәрәҗәсендә, дип хәбәр итә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе.
Белгечләр грипп һәм ОРВИ кузгатучылар кешедән кешегә һава-тамчы юлы белән тапшырыла, дип искәртә. Авыруның беренче билгеләре (температура, баш авырту, мускулларда һәм буыннарда авырту, яктылыкка сизгерлек) булганда табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.