В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Узган атнада балаларга кушылган иң сирәк исемнәр Акбарс, Виктор, Мирослав, Усман, Алекса, Маргарита, Милада, Симон булган.
Фото: Денис Гордийко
Туган вакытта иң кечкенә авырлыктагы бала 980 грамм булган, ә иң зурысы – 4860 грамм, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданнар хәле актларын теркәү идарәсендә.
Казанлылар балаларына кушкан иң популяр исемнәр түбәндәгеләр булган: Аяз, Кәрим, Марк, Эмиль, Алисә, Кира, София һәм Юлия. Акбарс, Виктор, Мирослав, Усман, Алекса, Маргарита, Милада, Симона атнаның сирәк исемнәре рәтендә тора.
Шул ук вакыт эчендә шәһәрнең Гражданнар хәле актларын теркәү бүлекләрендә 399 пар никахларын теркәгән.