Узган атнада балаларга кушылган иң сирәк исемнәр: Мөнир, Святослав, Амиль, Назыйм, Лея, Вирсавия, Амаль.
Фото: Денис Гордийко
Туган вакытта минималь авырлыктагы бала 1200 грамм булса, максималь авырлыктагысы 5440 грамм тәшкил иткән, дип хәбәр иттеләр Казанның Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсендә.
Казанлылар үз балаларына кушкан иң популяр исемнәр: Илья, Марк, Макар, Александр, Әмир, Софья, Ясминә, Есения, Диана. Шәһәрлеләр балалары өчен сайлаган сирәк исемнәр: Мөнир, Святослав, Амиль, Назыйм, Лея, Вирсавия, Амаль.
Шул ук чорда шәһәрнең Гражданлык хәле актларын теркәү бүлекләрендә 399 пар никахларын теркәгән.