В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
2 апрельдән 8 апрельгә кадәр ашыгыч ярдәм хезмәте 8513 чакыру кабул иткән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 9-нчы апрель). 2 апрельдән 8 апрельгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8513 чакыру килгән, 1045 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6 мең 803 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 60 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 208 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 86 чакыру килгән.
912 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 34 тапкыр чакыртылганнар, аларда 35 кеше зыян күргән, 21 кеше хастаханәгә озатылган, 1 кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 10 тапкыр чакыртылган, биредә 2 кеше зыян күргән, 2 кеше үлгән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Узган атна белән чагыштырганда, төрле авырулар санына бәйле рәвештә чакырулар саны 493-кә кимегән. Юл-транспорт һәлакәте уңаеннан мөрәҗәгатьләр саны 2-гә, мидәге кан әйләнеше бозылу уңаеннан – 11-гә, бала табу уңаеннан – 2-гә арткан. Янгыннар сәбәпле мөрәҗәгатьләр саны 13-кә, миокард инфаркты уңаеннан 12-гә кимегән. Җәмәгать урыннарына чакыртулар саны 21-гә кимегән.