Төзекләндерү эшләре Әмирхан, Ибраһимов, Ямашев, Вахитов, Декабристлар, Чуйков, Яруллин урамнарында башкарылган.
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче март). 25-нче февральдән 3-нче мартка кадәр Казанда 59 юл билгесе төзекләндерелгән. Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы белгечләре Казанның җиде урамында юл билгеләрен тәртипкә китергәннәр. Эшләр Казан Мэриясенең интернет-кабул итү бүлегенә һәм социаль челтәрләргә килгән хәбәрләр буенча башкарылган.
Төзекләндерү эшләре Әмирхан, Ибраһимов, Ямашев, Вахитов, Декабристлар, Чуйков, Яруллин урамнарында башкарылган. Вандаллар кулыннан барыннан да бигрәк «ук» һәм «җәяүлеләр кичүе» билгеләре зыян күргән, дип хәбәр ителә Казанның транспорт сайтында.