Ремонт таләп ителә торган объектларны мониторинг барышында, шулай ук шәһәр халкының заявкалары буенча ачыклаганнар.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 27 нче гыйнвар). Казанда бер атна эчендә «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ хезмәткәрләре 20 светофор эшен җайга салдылар һәм 63 юл билгесен төзәттеләр. Ремонт таләп ителә торган объектлар мониторинг вакытында, шулай ук шәһәр халкыннан килгән заявкалар буенча ачыкланган.
Казанның Транспорт комитетында хәбәр итүләренчә, Беломорск, Магистраль, Н.Җиһанов урамнарында, Дзержинский һәм Театр урамнары кисешкән урында «Җәяүлеләр кичүе» юл билгеләрен тәртипкә китергәннәр. Шулай ук Калинин урамындагы «Уңга хәрәкәт» юл билгесен дә төзәттеләр. Атна эчендә барлыгы 63 юл билгесе тәртипкә китерелде, 6 сы торгызылды, 35 е рекламадан чистартылды.
Моннан тыш, «Юл хәрәкәте белән идарә итүнең автоматлаштырылган системасы» МКУ хезмәткәрләре 20 светофор эшендәге җитешсезлекләрне бетерде. Әйтик, Казанда яшәүче ханым социаль челтәрләрдә мөрәҗәгать иткәннән соң ике сәгать эчендә Родина һәм Рылеев урамнары чатындагы светофор ремонтланган, шулай ук вандаллар бозган ике юл контроллеры шкафын чистарткан.
Исегезгә төшерәбез, төзек булмаган светофорлар турында юл җайланмаларында урнаштырылган QR-кодлар ярдәмендә хәбәр итәргә мөмкин. Заявка калдыру өчен, камераны QR-кодка якын китерергә, шуннан соң ачылган сылтама буенча чат-ботка күчәргә кирәк. Мөрәҗәгать исәпкә алу системасына җибәрелә һәм шунда ук эшкә кабул ителә.