Керү
Парольне алмаштырырга
Парольне алмаштырырга

Парольне онытсагыз, E-Mail адресыгызны кертегез. Парольне алмаштыру өчен кирәкле мәгълүмат E-Mail адресына җибәреләчәк.

Шәхси кабинетка керү
Техник ярдәм күрсәтүгә хәбәр җибәрү
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение в техническую поддержку
Сообщить об ошибке
Авторизуйтесь, чтобы отправить сообщение об ошибке
Размер:
AAA
Цвет: CCC
Изображения Вкл.Выкл.
Обычная версия сайта
25.10.2021, 14:20

Атна эчендә Казанда коронавирустан 50 меңнән артык кеше вакцина ясаткан

Бүгенге көндә шәһәрдә өлкән халыкның 48,6%-ы прививка ясаткан.

Фото: Денис Гордийко

(Казан шәһәре KZN.RU, 25-нче октябрь, Ксения Швецова). Казанда бүгенге көндә коронавирустан 474 мең 470 кеше прививка ясаткан, бер атна эчендә вакцинация саны 50 мең 470 кеше тәшкил иткән. Шәһәрдә прививка ясатырга теләүчеләрнең саны арту сәбәпле, вакцинацияләүнең яңа пунктлары ачыла, аларда эшләргә волонтерлар җәлеп ителә. Әмма медикларны өлкән буын вәкилләрен вакцинацияләүнең түбән темплары борчуга сала – Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк булган шәһәрлеләрнең 39%-ы гына прививка ясаткан, дип хәбәр итте бүгенге эшлекле дүшәмбе вакытында ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары – ТР ССМ Казан буенча Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Владимир Жаворонков.

Ковид белән авыручыларны дәвалау өчен Казанда тагын 60 ятак җәеләчәк

Казанда һәм тулаем Татарстанда эпидемиология вәзгыяте катлаулы булып кала бирә. Шәһәрнең йогышлы авырулар өчен вакытлы ачылган госпитальләрендә 2151 ятак урнаштырылган, дүшәмбе иртәсендә буш урыннарның өлеше якынча 7% тәшкил иткән.

«Соңгы атна эчендә провизор госпитальләргә мөрәҗәгать итүләрнең саны узган атна дәрәҗәсендә калды. Шуңа да карамастан, саннар Казанның Сәламәтлек саклау системасына моңарчы күрелмәгән йөкләнеше турында сөйли», – диде В.Жаворонков.

Сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы 27-нче октябрьдә шәһәрнең медицина оешмаларының берсендә өстәмә 60 ятак җәеләчәге турында сөйләде. «Хәзер госпитальне кислород белән тәэмин итү буенча эшләр алып барыла, якын арада алар тәмамланачак, – дип шәрехләде В.Жаворонков». – Әлеге ятак пункты шәһәр үзәгендә һәм Азино микрорайонында эшләячәк".

80 күчмә бригада һәм 50-гә якын вакцинация пункты: Казанда COVID-19-га каршы прививка ясатырга теләүчеләрне оператив рәвештә вакцинацияләргә тырышалар

Казанда өлкән буынның 48,6% -ы прививка ясаткан, шәһәрдә 48 вакцинация пункты эшли. «Парк Хаус» сәүдә үзәгендә урнашкан прививка ясау пунктында коронавирус белән авыручыларга һәм ревакцинация кирәк булган кешеләргә вакцинация ясала. Прививканы «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә, «Мәскәү» мәдәни үзәгендә, Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында, Баруди урамы, 8 адресы буенча урнашкан фитнес-үзәктә һәм «Саклык банкы»ның ике офисында ясатырга була.  Моннан тыш, коронавируска каршы вакцинацияләүнең яңа пункты бүген Казанның  Мәҗит Гафури урамында эшли башлады.

Һәр сырхауханәдә көн саен шәһәр предприятиеләрендә эшләүче кимендә 3 күчмә бригада формалаштырылган. Казанда барлыгы 75-80 шундый бригада оештырылган, дип хәбәр итте В.Жаворонков. Ул искә төшергәнчә, Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карары буенча хәзер бер үк вакытта COVID-19 һәм гриппка каршы вакцинация үткәрү рөхсәт ителә. Моннан тыш, федераль үзәк имезүче әниләргә коронавирустан вакцинация ясатырга рөхсәт итте.

«Урын өстендәге кешеләрнең 99%-ы, әгәр ничек авыр булачагын белсәләр, прививка ясатырлар иде»

Шәһәрдә вакцинацияләнүчеләр саны шактый артуга карамастан, өлкән буын арасында прививка ясату саны түбән булу сәбәпле, медиклар борчыла. В.Жаворонков хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә Казанда 60 яшьтән өлкәнрәк 101 мең 399 кеше прививка ясаткан – бу әлеге яшь категориясендәге халыкның 39%-ы гына.

Өлкән яшьтәге шәһәрлеләр өчен вакцинация – өлкән буыннарда еш очрый торган авыруларның һәм үлем очракларының авыр стадияләрен булдырмау һәм зарарлану ихтималын киметү өчен бердәнбер мөмкинлек, дип билгеләп үтте спикер.

«Кызыл зоналарда булганда без коллегаларыбыз белән пациентлар белән аралашырга тырышабыз. Мин алардан: «Әгәр сез үзегез белән мондый хәл килеп чыгасын белгщн булсагыз, прививка ясатыр идегезме? Бу сорауга урын өстендә ятучыларның 99%-ы, ничек авыр булачагын белсәләр, прививка ясатыр идек, дип җавап бирә,ләр - дип сөйләде В.Жаворонков. – Рулетка уены яхшыга китермәячәк.. Без прививка ясатуны һәм медицина хезмәткәрләре сезгә яки туганнарыгызга госпитальләрдә шундый сораулар бирсен өчен җиткермәүләрен сорыйбыз".

Казан Мэры Илсур Метшин, шәһәрлеләр коронавирустан прививка ясатсын өчен, барлык кирәкле шартлар белән тәэмин итүне дәвам итәргә кушты. «Хәзер вакцинацияләүгә каршы көрәшүчеләр бик аз. Вакцинация ясатучыларның үсеш темплары өмет уята, – дип өстәде И.Метшин. – Без бу темпны саклап кына калмыйча, аны арттыру һәм декабрьгә күмәк иммунитет алу өчен барысын да эшләячәкбез».

Фоторепортаж
Эшлекле дүшәмбе, 25.10.2021
Видеорепортаж
25.10.2021 12:28
Казанда тәүлек буе 81 ашыгыч медицина ярдәме бригадасы хезмәт күрсәтә
Барлык яңалыклар