В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бала табуларга бригадалар 92 тапкыр чыккан.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче август). Узган атнада, 15 нче августтан 21 нче августка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 8140 чакыру үтәгән, шул исәптән 1496 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру (7044) төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Шуларның 113 енә – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 26 сына көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табуга бригада 92 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 1004 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 44 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 46 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 24 зыян күрүче китерелгән, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, янгын урыннарына 9 чакыру үтәлде, аларда 2 кеше зыян күрде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.