Медицина бригадалары җәмәгать урыннарына 1284 тапкыр барган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 16 нчы май). Узган атнада, 9 нчы майдан башлап 15 енә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7720 чакыру буенча ярдәм күрсәткән, шул исәптән 1284 тапкыр җәмәгать урыннарына барган.
Иң күп чакырулар саны, 6678, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аларның 155 е баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары белән бәйле, ә 42 сенә көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Табиблар бала табу очракларына 97 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларына ашыгыч ярдәм бригадалары 945 тапкыр чакыртылган, шул исәптән 49 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән, аларда 49 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына аларның 25 ен китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 14 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр итәләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 467 гә арткан (бәхетсезлек һәм бала табу очраклары хисабына).