Барлыгы 6,7 мең чакыру башкарылган.
Фото: Марат Мөгыйнов
(Казан шәһәре KZN.RU, 14 нче июнь). Узган атнада, 6 нчы июньнән 12 нче июньгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 6720 чакыруга барган, шул исәптән җәмәгать урыннарына – 1290 тапкыр.
Иң күп чакыру, 5684, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 45 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 122 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 76 тапкыр барган.
Ашыгыч ярдәм хезмәте 960 тапкыр бәхетсезлек очракларына чакырылган, шул исәптән 37 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 32 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 16 зыян күрүчене китергәннәр.
Янгыннарга табиблар 9 тапкыр чыккан, аларда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Алдагы атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны бәхетсезлек очракларына