Юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 32 шалтырату килгән.
Фото: Денис Гордийко
Табибларга иң күп чакырулар (6638) төрле авырулар аркасында килгән. 130 чакыруның сәбәбе – баш мие кан әйләнеше кискен бозылу, ә 38 енеке – миокард инфаркты. Табиблар 87 тапкыр бала табу очракларына барганнар.
Табиблар бәхетсезлек очракларына 768 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәтләреннән 32 шалтырату килгән. Аварияләрдә 29 кеше зыян күргән, шуларның 10 сы дәвалау учреждениеләренә китерелгән. Янгын очракларына медиклар 10 тапкыр барган, аларда 3 кеше зыян күргән һәм 1 кеше вафат булган.
Узган атна белән чагыштырганда, үтәлгән шалтыратулар саны 181 гә кимегән, чөнки авырулар һәм бәхетсезлек очраклары аркасында шалтыратулар азрак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.