В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
24 нче октябрьдән 30 нчы октябрьгә кадәр медиклар бригадалары 8 меңгә якын чакыру үтәгән.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 31 нче октябрь). Узган атнада, 24 нче октябрьдән 30 нчы октябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 7999 чакыру үтәгән, шул исәптән 1466 сы – җәмәгать урыннарына.
Табибларга иң күп чакырулар (7189) төрле авырулар буенча килгән. Шуларның 115 енә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы сәбәп булган, ә 37 сенә – миокард инфаркты. Табиблар бала табу очракларына 80 тапкыр барган.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 730 тапкыр чакырганнар, шул исәптән юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан 51 шалтырату килгән. Аварияләрдә 52 кеше зыян күргән, 37 кеше дәвалау учреждениесенә китерелгән.
Янгын чыгу урыннарына медиклар 10 тапкыр барган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны төрле авырулар буенча һәм бала табу очракларына чыгу исәбенә 124 кә артты.