В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Аварияләрдә 54 кеше зыян күргән, 35 кешене хастаханәгә алып киткәннәр.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар саны (7328) төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 118 енә – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 49 ына көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 72 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 941 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 42 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 54 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 35 зыян күрүче китерелгән.
Моннан тыш, янгын урыннарына 14 чакыру үтәлгән, аларда 1 кеше зыян күргән һәм 1 кеше үлгән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.