В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төрле авырулар сәбәпле башкарылган чакырулар саны 6174 булган.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакырулар саны (6174) төрле авырулар буенча башкарылган. 135 кешедә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы күзәтелгән, ә 52 кешедә көчле миокард инфарктлары булган. Бала табуга бригада 62 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 1062 тапкыр барган. Юл-транспорт һәлакәте урыннарына ашыгыч ярдәмне 47 тапкыр чакыртканнар. Аварияләрдә 49 кеше зыян күргән, берсе үлгән. 30 кешене табиблар дәвалау оешмаларына алып киткән. Моннан тыш, янгын урыннарына 12 тапкыр барганнар, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.