В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
27-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр табиблар бәхетсезлек очракларына 671 тапкыр чыккан, шул исәптән 30 тапкыр – юл-транспорт һәлакәте урыннарына.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 4-нче октябрь). Узган атнада, 27-нче сентябрьдән 3-нче октябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 9432 чакыру үтәде, шул исәптән 1039 – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 8674, төрле авырулар буенча башкарылган. Шулардан 171 урынга баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары сәбәп булган, ә 51 урынга – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 87 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 671 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 30 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 30 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 16 зыян күрүчене китергәннәр, бер кеше һәлак булган. Моннан тыш, 12 чакыруны ашыгыч ярдәм янгын урыннарына үтәгән, аларда ике кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.