Юл-транспорт һәлакәте урыныннан 31 шалтырату кергән.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 6-нчы май). Узган атна эчендә, 26-нчы апрельдән башлап 2-нче майга кадәр, Казанның Ашыгыч медицина ярдәме 7651 чакыру үтәгән, шул санда 1187 чакыру җәмәгать урыннарыннан.
Иң күп чакырулар саны, 6725, төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 192-се – баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары, ә 46-сы – көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 89 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 837 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 31 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 35 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 16 зыян күрүче китерелгән, берсе һәлак булган. Моннан тыш, 22 ашыгыч ярдәм чакыруны янгын урыннары буенча үтәгән, аларда 10 кеше зыян күргән, ике кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.