881 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы июнь). 22-нче июньнән 28-нче июньгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 6862 чакыру килгән, 881 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6163 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 33 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 165 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 85 чакыру килгән.
614 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 50 тапкыр чакыртылганнар, аларда 51 кеше зыян күргән, 33 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 14 тапкыр чакыртылган, аларда 5 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.