В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табиблар төрле авырулар буенча 5,7 мең тапкыр чыккан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 22-нче июнь). Узган атнада, 15-21-нче июньдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6475 чакыру үтәгән, шул исәптән 927 чакыру җәмәгать урыннарыннан килгән.
Иң күп чакырулар, 5784, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 168 чыгуга - баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуы, ә 36 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 84 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 594 тапкыр чакыртканнар, шуларның 42 шалтыратуы юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 45 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 20 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 8 чакыруны беркем дә зыян күрмәгән янгын урыннарына үтәде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.