Фото: Денис Гордий

(Казан шәһәре KZN.RU, 26 нчы декабрь). Узган атнада, 19-25 нче декабрьдә, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 9999 чакыру үтәгән, шул исәптән 1327 се – җәмәгать урыннарына.

Иң күп чакырулар, 9214, төрле авырулар буенча килгән. 94 чакыруның сәбәбе – баш мие кан әйләнешенең кискен бозылулары, ә 32 сенеке – көчле миокард инфаркты. Бала тудыруга табиблар 95 тапкыр чыккан.

Бәхетсезлек очракларына медикларны 690 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 19 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан алынган. Аварияләрдә 16 кеше зыян күргән. Дәвалау учреждениеләренә зыян күргән 6 кешене китергәннәр. Моннан тыш, янгын очракларына 10 чакыру үтәлгән, аларда берәү дә зыян күрмәгән.

«Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә хәбәр итүләренчә, узган атна белән чагыштырганда чакырулар саны 109 га кимегән.

2022-12-26T15:08:00+0300
В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.