11-нче октябрьдән 17-нче октябрьгә кадәр табиблар бәхетсезлек очракларына 532 тапкыр чыккан, шул исәптән 39 тапкыр юл-транспорт һәлакәтләре урыннарына.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 18-нче октябрь). Узган атна эчендә, 11-нче октябрьдән 17-нче октябрьгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 9148 чакыру үтәгән, шул исәптән 851 тапкыр – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакырулар саны (8548) төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Шулардан 150 урынга баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары сәбәп булган, ә 55 урынга көчле миокард инфарктлары. Бала табу очракларына табиблар 68 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медиклар 532 тапкыр чыккан, шул исәптән 39 шалтырату юл-транспорт һәлакәтләре урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 44 кеше зыян күргән, дәвалау оешмаларына 26 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 8 чакыруны янгын урыннарга үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.