Табиблар бала табу очракларына 73 тапкыр барган.
Фото: Денис Гордийко
(Казан шәһәре KZN.RU, 22 нче февраль). Узган атнада, 14 еннән 20 нче февральгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме хезмәте 8110 чакыру үтәгән, шул исәптән 953 чакыру – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 7434, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аларның 143 нең чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылу, ә 47 очракка кискен миокард инфаркты сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 73 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 603 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 29 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 29 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә өч зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 5 тапкыр янгын урыннарына барган, анда ике кеше зыян күргән, бер кеше һәлак булган, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.