Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8 меңнән артык чакыру килгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 12-нче февраль). 5 февральдән 11 февральгә кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8157 чакыру килгән, 1052 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6524 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 55 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 193 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 84 чакыру килгән.
877 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 33 тапкыр чакыртылганнар, аларда 26 кеше зыян күргән, 16 кеше хастаханәгә озатылган. Янгын очракларына табиблар 19 тапкыр чакыртылган, биредә 4 кеше зыян күргән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.