В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына медиклар 820 тапкыр чыккан.
(Казан шәһәре KZN.RU, 5-нче март). 26-нчы февральдән 4-нче мартка кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 8771 чакыру килгән, шуларның 992 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 7146 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 54 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 204 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 77 чакыру килгән.
820 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 43 тапкыр чакыртылганнар, аларда 44 кеше зыян күргән, 29 кеше хастаханәгә озатылган, ике кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 14 тапкыр чакыртылган, биредә 3 кеше зыян күргән, 1 кеше үлгән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.
Узган атна белән чагыштырганда, бәхетсезлек очраклары һәм бала табу очраклары хисабына чакырулар саны 21-гә кимегән. Янгыннарга чакырулар – 7-гә, көчле миокард инфаркты – 5-кә, бала табу очраклары 15-кә кимегән. Юл-транспорт һәлакәтенә чакырулар саны 11-гә арткан, мидәге кан әйләнеше бозылуга – 7-гә. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 194-кә кимегән.