В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табибларны җәмәгать урыннарына 1066 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 28 нче март). Узган атнада Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7133 чакыруга барган, шулардан 1066 тапкыр – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 6260, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 46 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 161 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 72 тапкыр барганнар.
801 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 42 тапкыр чакыртылганнар. Аларда 36 кеше зыян күргән, 17 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар, бер кеше һәлак булган.
Янгын очракларына табиблар 11 тапкыр барган, аларда бер кеше дә зыян күрмәгән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.