В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Көчле миокард инфаркты буенча 60 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 159 очрак теркәлгән.
(Казан шәһәре KZN.RU, 24-нче август). Узган атнада, 17-нче августтан 23-нче августка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәменә 7019 чакыру килгән, шул исәптән 1180 чакыру җәмәгать урыннарына башкарылган.
Иң күп чакыру, 6155, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 60 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 159 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 100 тапкыр барганнар.
764 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары белән бәйле очракларга 47 тапкыр чакыртылганнар. Һәлакәтләрдә 49 кеше зыян күргән, 26 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар, 1 кеше үлгән. Янгын очракларына табиблар 9 тапкыр чакыртылган, зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.