В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Иң күп чакыру, 6304, төрле авырулар уңаеннан башкарылган.
Фото: Марат Мугинов
Иң күп чакыру, 6304, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Алардан 162 юлга чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 46 чакыруга - кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 84 тапкыр чыкканнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 616 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 57 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Һәлакәтләрдә 52 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 22 зыян күрүчене китергәннәр, 1 кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 13 тапкыр чакыртылган, аларда зыян күрүче булмаган, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.