В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
939 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле.
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы гыйнвар). 22-нче гыйнвардан 28-нче гыйнварга кадәрге атнада Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенә 7857 чакыру килгән, 1049 очрагы җәмәгать урыннарына бару белән бәйле.
Төрле авырулар сәбәпле ашыгыч ярдәмгә 6257 казанлы мөрәҗәгать иткән. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 44 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 173 очрак теркәлгән. Бала табу очраклары уңаеннан табибларга 66 чакыру килгән.
939 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт һәлакәтләре белән бәйле очракларга 46 тапкыр чакыртылганнар, аларда 43 кеше зыян күргән, 33 кеше хастаханәгә озатылган, бер кеше һәлак булган. Янгын очракларына табиблар 20 тапкыр чакыртылган, биредә 1 кеше үлгән, дип хәбәр итә “Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.