В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 774 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Иң күп чакырулар, 6932, төрле авырулар буенча кылынган. Алардан 136 чыгуга баш мие кан әйләнешенең бозылуы, ә 48 чакыруга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 58 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 774 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 40 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Аварияләрдә 41 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 24 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 13 чакыруны 5 кеше зыян күргән янгын урыннарына үтәде, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автономияле сәламәтлек саклау учреждениесендә.