Бәхетсезлек очракларына табибларны 720 тапкыр чыкыртканнар
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
Иң күп чакырулар саны, 6647, төрле авырулар сәбәпле башкарылды. Шуларның 177-сенә – баш мие кан әйләнешенең бозылулары, 57 чыгуга көчле миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 67 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 720 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 27 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан кабул ителгән. Аварияләрдә 22 кеше зыян күргән, 7 зыян күрүче дәвалау учреждениеләренә озатылган, бер кеше вафат булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм хезмәте 21 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, анда 3 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.