В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Табибларны җәмәгать урыннарына 1222 тапкыр чакыртканнар.
Фото: Денис Гордийко
Иң күп чакыру, 6196, төрле авырулар уңаеннан башкарылган. Аерым алганда, көчле миокард инфаркты буенча 40 очрак һәм мидәге кан әйләнеше бозылу буенча 118 очрак теркәлгән. Бала табу очракларына табиблар 79 тапкыр барганнар.
931 чакыру бәхетсезлек очраклары белән бәйле. Юл-транспорт вакыйгалары булган урыннарга 34 тапкыр чакыртылганнар. Аларда 32 кеше зыян күргән, 17 зыян күрүчене дәвалау учреждениеләренә озатканнар.
Янгын очракларына табиблар 19 тапкыр чакыртылган, аларда өч кеше зыян күргән, дип хәбәр итә «Казанның ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе.