В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 776 тапкыр чыккан.
Фото: Марат Мугинов
(Казан шәһәре KZN.RU, 29-нчы март). Узган атнада, 22-нче марттан 28-нче мартка кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7289 чакыру үтәгән, шул исәптән 1085 – җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 6442, төрле авырулар буенча башкарылган. Аларның 178-нең чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 51-е миокард инфаркты. Бала табу очракларына табиблар 71 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 776 тапкыр чакыртылган, шул исәптән 41 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 38 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 19 зыян күрүче озатылган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 16 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, анда 1 кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.