В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Бәхетсезлек очракларына табиблар 705 тапкыр чыккан.
Фото: Казан шәһәре KZN.RU
(Казан шәһәре KZN.RU, 1-нче февраль). Узган атнада, 25-нче гыйнвардан 31-нче гыйнварга кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 7246 чакыру үтәде, шул исәптән 894 чакыру - җәмәгать урыннарына.
Иң күп чакыру, 6467, төрле авырулар сәбәпле башкарылган. Аларның 181 чыгу сәбәбе – баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 41 чыгуга кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 74 тапкыр чыккан.
Бәхетсезлек очракларына медикларны 705 тапкыр чакыртканнар, шул исәптән 33 шалтырату юл-транспорт һәлакәте урыныннан килгән. Аварияләрдә 27 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 12 зыян күрүчене китергәннәр. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 10 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.