В целях анализа посещаемости и улучшения работы портала мы используем сервис «Яндекс.Метрика». Оставаясь на нашем портале, Вы выражаете свое согласие на обработку Ваших данных указанным сервисом.
Төрле авырулар буенча табибларны 5935 тапкыр чакыртканнар.
(Казан шәһәре KZN.RU, 27-нче июль). Узган атнада, 20-сеннән 26-нчы июльгә кадәр, Казанның ашыгыч медицина ярдәме 6725 чакыру үтәде, шул исәптән 1117 чакыру җәмәгать урыннарыннан килде.
Иң күп чакыру, 5935, төрле авырулар буенча башкарылган. Алардан 135 урынга чыгуга баш миенең кан әйләнеше бозылуы, ә 40 чакыруга - кискен миокард инфарктлары сәбәп булган. Бала табу очракларына табиблар 69 тапкыр барганнар.
Бәхетсезлек очракларына табибларны 721 тапкыр чакыртканнар, шуларның 42 шалтыратуы юл-транспорт һәлакәте урыннарыннан килгән. Һәлакәтләрдә 42 кеше зыян күргән, дәвалау учреждениеләренә 24 зыян күрүчене китергәннәр, өч кеше һәлак булган. Моннан тыш, ашыгыч ярдәм 9 чакыруны янгын урыннарына үтәгән, аларда бер кеше зыян күргән, дип хәбәр иттеләр Казанның «Ашыгыч медицина ярдәме станциясе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә.